8 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» IX республикакүләм телевизион фестиваленең зона этаплары башланды.
Фестиваль хәрәкәте Татарстан Республикасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы астында уза. Быел бу мәдәни вакыйга Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлана.
8-9 октябрь көннәрендә Әлмәт һәм якын-тирә районнардан талантлы яшьләр проектның суперфиналына үтү өчен көрәшәчәкләр. Проектта 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Алар «Музыка юнәлеше», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр.
Зона этаплары 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда, 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә үтә.
Быел фестивальдә Югары Ослан районы фермер хуҗалыгы (Бакча-Сарай), Татарстан Республикасында МФЦ ДБУ «Казань Экспресс Фулфилмент» ҖЧҖ, «Зеленодольск ПКБ»АҖ, «Россия Инновацион ягулык-энергика компаниясе» ҖЧҖ катнаша.
Һәр елдагыча Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводы, «Сетевая компания» АО, ООО «Газпром трансгаз Казань», ГБУ «Юл хәрәкәте иминлеге», АО «Нижнекамскнефтехим», ПАО «Татнефть», АО «Татэнерго», ПАО «КАМАЗ», ФКП «Казан дәүләт күкерт заводы» һ.б. катнаша.