ТР Яшьләр эшләре министрлыгында 2022 елга министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында 2022 елга министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында 2022 елга министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча эксперт сессиясе узды.

Исегезгә төшерәбез, ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты 2018 елда старт алды.

Сессия эшендә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары, Иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Тимур Халиков, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, министрлыкның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча экспертлар төркеме, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча 15-20 максаттан торган исемлек төзеләчәк, алар халык алдында тавыш бирүгә чыгарылачак. Алга таба тәкъдимнәр исемлеге ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары һәм вәкилләре катнашында Министрлыкның Иҗтимагый советы утырышында эшләп бетереләчәк һәм каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International