Беркем дә онытылмый : эзтабарлар слетына йомгак ясалды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

«Беркем дә онытылмый» дип аталган VII эзтабар отрядлары слеты 7-9 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсендә үтте.  Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 200 кеше катнашты.

Татарстаннан слетта КНИТУ-КАИның «Химик», «Легион», КНИТУ-КАИның «Хәтер Китабы», Казан шәһәренең «Разведка» эзләнү отрядлары, «ФОРПОСТ» һәм «Курс» РЦ патриотик оешмалары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы берьюлы берничә күрсәткеч буенча билгеләнеп үтте. Шулай, «Ярдәм» номинациясендә 1 нче урынны региональ дәүләт хакимияте органнары иң күп  эзләү экспедицияләренә һәм эзләү хәрәкәтенә ярдәм итүне  билгели. 2021 елда «Ватан» берләшмәсе 25 эзләнү экспедициясе оештырды. Эзләү хәрәкәтенә ярдәм итү өчен ТТатарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 6 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

 Шулай ук дәүләтнеке булмаган структуралар тарафыннан эзләү хәрәкәтенә ярдәм иткән өчен «Бергә» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Әлмәт шәһәренең «Татнефть-эзләү» эзтабарлар отряды 2021 елда эзләнү эшчәнлегенә ярдәм итүгә 7 330 000 сум акча бүлеп бирде.

2 урын «Массакүләм коммуникацияләр чаралары» номинациясендә оешма сайты, социаль челтәрләрдәге аккаунт, публикацияләр саны өчен. 2021 елда социаль челтәрләрдә барлыгы 400 дән артык публикация чыгарылды. Шулай ук «Кыр эзләү эшләрен үткәрү һәм документлаштыру тәртибе» конкурсында 2 нче урынны алдылар.

3 урын «Инновация» номинациясендә яңа методик эшкәртмәләр, яшьләрне җәлеп итәрдәй стандарт булмаган чаралар  өчен бирелде.

3 урын шулай ук «Остаз» номинациясендә яшьләрне эзтабарлык эшенә җәлеп итүдә күпьеллык яхшы нәтиҗәләр өчен бирелде. Чистай шәһәре «Выстрел» хәрби-патриотик эзтабарлар отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин лауреат булды. «Кыр сезоны нәтиҗәләре буенча экспозиция» конкурсында шулай ук 3 урынга лаек булдылар.

Эзтабарлык эшчәнлегенә  керткән өлешләре, шәхси нәтиҗәләре, проект эшчәнлегендә катнашканнары өчен Дарья Веселова һәм Анастасия Горбунова дипломнар белән бүләкләнделәр. Ике кыз да Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» оешмасы базасында үткәрелә торган эзләнү һәм патриотик эшчәнлек белән бәйле чараларда актив катнаша.

«Беркем дә онытылмый» эзтабарлар отрядларының округ слеты РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, шулай ук Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыятен үстерүгә ярдәм фонды һәм «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International