Җәйге чорда Татарстан лагерьларында 150 мең бала ял итте

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Җәйге чорда Татарстанның 1655 лагерында 150 мең бала ял итте. Бу планлаштырылган саннарның 85% тан артыгын тәшкил итә. Әлеге факт COVID – 19 профилактикасы буенча чикләүләргә карамастан, кампаниянең уңышлылыгы турында сөйли ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.  Аның спикерлары: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм республикакүләм «Черноморец» үзәге директоры Евгений Ветров.

Шунысы әһәмиятле: балаларның җәйге ялын үткәрү программасы кысаларында 410 577,7 мең сум күләмендә 36 мең юллама республика бюджеты хисабыннан тәэмин ителде. Алар арасыннан 7 меңнән артык юллама авыр тормыш шартларында яшәүче балаларга, 3 меңнән артык юллама дәвалауга, реабилитациягә мохтаҗ балаларга, шулай ук«Детская» һәм «Мать и дитя»   хроник авырулы балаларга, 3 меңгә якын граждан-патриотик юнәлештәге палатка тибындагы лагерьларга юлламалар, физкультура-сәламәтләндерү чараларын оештыруга 5 мең юллама, көндезге лагерьларга 12 мең юллама,  сәләтле балалар өчен Кара диңгез ярында һәм Татарстанның Биләр районындагы «Сәләт» форумы өчен 6 меңнән артык юллама бар. Кара диңгез ярында балалар ялы «Артек» һәм  «Орлёнок» лагерьларында оештырылды. Татарстаннан балалар, 337 бала, профильле һәм тематик сменаларда катнаштылар. Алар федераль конкурсларда, предмет олимпиадаларында җиңүчеләр.

Болардан тыш, 4 меңнән артык бала өчен Краснодар өлкәсе һәм Кырымда сәламәтләндерү лагеры оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International