Балаларның сыйфатлы ялында инфраструктура зур роль уйный. Без «Җәй – балаларга» лагерьларын яңарту программасы буенча актив эшлибез һәм аның кысаларында беренче нәтиҗәләр бар – берничә лагерь ачылды, кайбер объектларда ремонт дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бездә чын-чынлап ил күләмендә уникаль ял итү өчен инфраструктура булдырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган яңарту программасы лагерьларны ремонтлау гына түгел, аларны сыйфатлы үткәрү сәләтен дә арттырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә 23 лагерьда яңарту үткәрелде, бер лагерь өр-яңадан төзелде.
Шулай итеп, Аккош күле янында «Восток» үзәге барлыкка килде.Быел ул берьюлы 200 кешене кабул итте. Лагерь концепциясенең уникальлеге космос тематикасына багышлануында. Ул балаларда бу темага карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Быел бөтен дөнья кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тулуны билгеләп үтте. Шуңа күрә бу лагерь техник һәм технологик юнәлештәге профильле сменалар өчен менә дигән база булды. Яңартылган учреждениедә 1 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, ә лагерьдә ял итүчеләр өчен космонавтлар Олег Новицкий һәм Петр Дубровтан видеомөрәҗәгать тәкъдим ителде.
Лаеш районы «Юнитур» лагеренда да үзенчәлекле профиль бар. Анда гаджетлар куллану чикләнгән. Смена табигатьтә туризм юнәлеше белән бәйле.
Шулай ук Яшел Үзән районында Идел ярында «Мирас -Наследие» этномәдәни лагере бар. Ул милләтара бердәмлек һәм мәдәниятара төрлелек концепциясе буенча эшли.
Бүгенге көндә Биектау районында «Кояшкай-Солнышко» лагерен төзү һәм реконструкцияләү дәвам итә. Болар өчен 200 млн.сум бүленгән. Казандагы «Яшь гвардия» үзәнендә капиталь ремонт бара.
Ремонт эшләре нәтиҗәләре буенча 10 торак корпус һәм ашханә сафка басачак. Барлык эшләр өчен 240, 7 млн.сум бүленгән.