Татарстанлылар җәйге ял өчен «Кешбек » программасы буенча 400 млн. сумнан артык акчаны кире кайтарганнар

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына килгән иң популяр сорауларның берсе – балалар өчен җәйге ялга алынган юлламаларга бәйле  кэшбек мәсьәләсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

Министрлык ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә 2021 елда балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруда эчке туристик сәфәрләрне стимуллаштыру программасы өлешендә Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасын тормышка ашыру буенча эш оештырды.

Программа 2021 елның 1 сентябрендә тәмамланды. Анда 90 стационар ял лагере катнашты. Безнең республикадан 4 оператор эшләде, шулай ук ялны оештыру кэшбек программасына үзләре дә кушылды. 25 майдан сатып алынган юлламалар саны 400 млн. сумнан артык санга 30 361 данә тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International