2021 елда Кара диңгез ярында 4170 бала ял итте

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Балаларның җәйге ялы өчен иң күп соралган урын– Кара диңгез буе лагерьлары. Быелгы җәй кампаниясе 4170 баланы колачлаган 7 сәламәтләндерү лагеренда үтте. Бу хакта республикакүләм «Черноморец» үзәге директоры Евгений Ветров Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты брифингында белдерде.

Краснодар өлкәсе сәламәтләндерү лагерьларында 3447 бала ял итте.

 Анапа шәһәрендәге «Приазовец», «Витязево», «Янтарь» һәм  «Глобус», Лазаревск районындагы  «Зарница», Кырым республикасы  « А.В. Казакевич»  һәм  «Голубая волна» лагерьларында723 бала ял итте.

Җәйге ял вакытында балалар туристик кешбек программасы да оештырылды. Аның кысаларында Кара диңгез яры лагерьларына 2086 юллама бирелде.

Балага юлламаны тулысынча түли торган социаль программа 772 балага тәкъдим ителде. Алар арасында ятим һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча балалар, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары бар иде.

«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең иҗади балалары өчен Яшьләр эшләре  министрлыгы линиясе буенча оештырылучы Кара диңгез буендагы лагерьларда профильле сменалар сизелерлек ярдәм булды, анда 2021 елның җәендә конкурста 216 җиңүче һәм лауреат ял итте.

Казанның 175нче гимназиясеннән 601 бала Кара диңгез ярында ял итеп кайтты. Аларга юллама «Кызыл хач» ярдәм фонды хисабыннан түләнде.

Балаларны һәм педагогик составны алып бару һәм алып кайту үзәкләштерелгән, махсуслаштырылган «балалар» тимер юл составлары, вокзалларда «яшел коридорлар» белән һәм бары тик билгеләнгән көннәрдә генә оештырылды. Партнер булып «Россия тимер юллары»АҖ чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International