Тимур Сөләйманов: «Синең адым» бөтен илнең йөзләгән мең студент өчен менә дигән мөмкинлек булды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсының ярымфиналы тәмамланды. Проектта Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1500дән артык студент катнашты. Татарстан данын төрле уку йортларыннан 300гә якын студент яклады.

Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО проектлары җитәкчесе Лука Горубин һәм «Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсы җитәкчесе Сергей Давиденко катнашты.

Тантананы ачып, Тимур Сөләйманов, Казанның бу ел көзендә бөтен илдән яшьләрне җәлеп итү урынына әйләнүен билгеләп үтте.

«Синең адым» бөтенроссия проекты бөтен ил буенча берничә йөз мең студент өчен менә дигән мөмкинлек булды. Үз вузларын, шәһәрләрен һәм безнең зур илебезне үстерү өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер битараф булмаган кешеләрне берләштерде. Конкурста катнашу сезнең күбегез өчен куелган максатларга ирешүдә мөһим адым булды. Инициативалы һәм эшчән булыгыз. Глобаль максатларга таба зур адым ясагыз!», – диде Тимур Сөләйманов.

«Россия-мөмкинлекләр иле – ул исем генә түгел, ә чынлыкта булган әйбер. «Синең адым» конкурсы да юктан гына андый исем алмаган – сезгә нәкъ менә бу адымны башкарырга һәм сезнең өчен булдырылган мөмкинлекләрне алырга кирәк. Барлык юллар да ачык, сезнең бурыч –  актив булу һәм алга бару», - дип теләде ярымфиналга чыгучыларга Лука Горбин.

Конкурс 7 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды.

Конкурсның ярымфиналында студентлар эшлекле уенда катнаштылар, ул аларның күнекмәләрен, сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтергә, шулай ук  «Синең адым»  белем бирү курсларын узу барышында алган белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Башта белгечләр ярдәме белән балалар коллективларда башкарырлык рольләрне билгеләделәр.

«Синең адым»  Бөтенроссия конкурсының ярымфиналлары илнең барлык федераль округларында да турыдан-туры форматта узды, аларда 10 мең студент катнашты. «Синең адым»  Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр 2021 елның ноябрендә билгеле булачак. 200 студент уку, стартап җибәрү яки торак шартларын яхшырту өчен 1 млн. сум күләмендә премия алачак».

«Синең адым»  Бөтенроссия конкурсы финалына бер мең иң яхшы студент чыгачак. Конкурста катнашу өчен бөтен илдән 560 меңнән артык кеше гариза биргән.

«Синең адым»  Бөтенроссия конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә студентлар клубларының Милли Лигасы. Региональ оештыручылар- Татарстан Республикасы  Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы.Конкурс яшьләрнең һөнәри компетенцияләрен, лидерлык сыйфатларын, иҗади һәм фәнни потенциалын үстерү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International