Татарстанда яшьләр туристик форумы үтә

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

26-29 октябрь көннәрендә Татарстанда яшьләр туристик форумы үтә. Форум алдында берничә амбициоз һәм әһәмиятле бурыч тора: яшьләр арасында эчке туризмны үстерү; туризм  өлкәсендә яшьләр инициативаларына ярдәм; туризм өлкәсендә яшь журналистлар, кызыклы һәм сыйфатлы контентлар булдыру өчен  трэвел-блогерлар әзерләү; Россиянең  танылмаган локацияләренә туристик сәяхәтләр һ.б. Болар хакында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева сөйләде. «Яшьләр туристик форумы – Россия өчен уникаль продукт, чөнки без яшьләр туризмы турында  төрле форум мәйданчыкларында бик еш сөйләмибез. Татарстанда  бу юнәлештә күрсәтердәй продуктлар барлыгын  һәм без тагын аның үсеше өчен ниләр эшли алганыбызны күрсәтү өчен барысы да бар»,-дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Форум эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән 240 кеше катнашты. Барлык катнашучылар привика ясаткан, QR-кодлары бар.

Пресс-конференция эшендә «Татарстан Республикасы туризм үсеш үзәге» генераль директоры Дилбәр Садыйкова һәм «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе » президенты Никита Баталов катнашты.

Дилбәр Садыйкова үз чыгышында форум барышында эшләячәк дүрт мәйданчык турында сөйләде.  Һәр юнәлеш җитәкчесен билгеләде. «Травел-блогинг» юнщлешен Татарстан блогеры Гөлнара Йосыпова җитәкләячәк. 

Татарстан Республикасы районнарында  туристик инициативалар буенча белем бирү программасын  туризм өлкәсе эксперты Анастасия Софьина  җитәкли.

Туристлар өчен ретритлар, лагерьлар, бәйрәмнәр, фестивальләр, «Переходъ» мультимедиа VR экскурсияләре директоры, drugieprogulki блогының авторы Александра Елисеева җаваплы.

Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы өчен маркетинг чишелешләре хакатонын Ак Барс банкы белән берлектә уздырабыз», - дип нәтиҗә ясады Дилбәр Садыйкова.

Эшлекле программадан тыш,  катнашучыларны җәлеп итүнең башка интерактив форматлары да каралган. Алар турында «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» президенты Никита Баталов сөйләде: «Форум эше төрле форматта оештырыла.  Белем бирү сесияләре лекцияләр яки остаханәләр форматында гына үтми. Шулай ук Татарстан Республикасы районнарына чыгу да булачак. Бу проектлаштыру да, төркемнәрдә эшләү дә, экспертлардан кире элемтә җыелмасы да»,- дип билгеләде Никита Баталов.

Форумда шулай ук Яшьләр эшләре  буенча Федераль Агентлык вәкилләре белән стратегик сессия үткәрү дә планлаштырыла.

Форумны оештыручылар -  Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Росмолодежь ярдәме белән «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» һәм «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International