Татарстанның студентлар сервис отрядлары илнең 16 регионы арасында иң яхшысы булды

2021 елның 22 октябре, җомга

2021 елда Татарстан Республикасы студентлары сервис отрядларында 1400 студент, конкурс үтеп,  Кырым Республикасы  һәм Краснодар өлкәсе  кунакханәләрендә эшләү мөмкинлеге алды.

Алар Россиякүләм «Ялта» һәм «Мрия»студентлар сервис отрядлары составында официантлар, кухня эшчеләре, пешекче, бармен, коткаручылар һәм яшелләндерү буенча эшләделәр. Эш белән беррәттән, алар төрле ярышларда да актив катнаштылар. Традиция буенча төрле иҗади, спорт, интеллектуаль чараларның да актив катнашучылары булдылар.

«Ялта»Россиякүләм студентлар сервис отряды составында Татарстаннан ике сервис отряды хезмәт куйды. Проект  Россиянең 16 төбәгеннән 22 отрядта 350 дән артык яшь кешене берләштерде.

     Ике ай ярым дәвамында яшьләр  җитештерү эшчәнлегендә аерылып торырга тырыштылар-«Ялта-Интурист» кунакханә комплексының иң яхшы хезмәткәре» Дипломын һәм комиссарлык алу өчен,  иҗади һәм спорт чараларына зур игътибар һәм тырышлык белән әзерләнделәр. Татарстан көрәшчеләре җиңүгә максатчан  омтылды!

   Казан Дәүләт энергетик университетының «Оникс» студентлар отряды «Ялта» буенча иң яхшы отряд булды.  Бу уңыш отрядка күрсәткечләр җыелмасы һәм проект байрагы ияләре буларак һәм комиссарлык эшчәнлеге буенча беренче, җитештерү күрсәткечләре буенча икенче урынга лаек булганнары өчен бирелде. Отряд командиры Радмила Ахметова иң яхшы проект командиры, ә комиссар Мария Михайлова иң яхшы комиссар  исеменә лаек булды.

     КГАСУ студентлар сервис командасы «Altea» проектта комиссарлык эшчәнлеге буенча өченче урынны алды һәм күрсәткечләр җыелмасы буенча  ярышта бронза призеры булды. Архитектура –төзелеш университетының «Барс» отряды «Мрия» россиякүләм студентлар сервис отряды объектында эшләде һәм күрсәткечләр буенча 2 урынга, ә комиссарлык эшчәнлеге буенча 3 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International