«Игелекле эшләр башкарабыз»: Казанда Россия мәктәп укучылары һәм волонтерларының профильле сменасы узачак

2021 елның 22 октябре, җомга

23-29 октябрьдә Казанда «Игелекле эшләр башкарабыз»профиль сменасы узачак. Смена 12-17 яшьлек Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, волонтер оешмалары һәм мәктәп үзидарәсенең 150 активистын җыячак. Укыту кысаларында катнашучылар, киләчәктә үз белем бирү оешмаларында тиражлау өчен, волонтерлык ячейкасының үз моделен төзи алачаклар. Интерактив уеннар һәм ярышлар ирекле оешмалар һәм аларның эшчәнлеге юнәлешләре турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итәчәк.

Смена кысаларында «Игелек каникулларга китми» дигән Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проекты тормышка ашырылачак. Активистлар өчен иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә социаль проектлар язу буенча мастер-класслар оештырылачак. Сменада шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 6 еллыгын бәйрәм итү дә узачак.

Проект «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International