Мәдәни марафон: Татарстан яшьләре өчен кинематографияне өйрәнү мөмкинлеге

2021 елның 22 октябре, җомга

8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр  ел саен үткәрелә торган «Мәдәни марафон» акциясе үтә. Анда катнашу өчен укытучылар, укучылар, әти-әниләр чакырыла. 

2021 елда«Мәдәни марафон»  кинематографка  һәм кино тарихындагы мөһим датага – беренче киносеансның 125 еллыгына багышлана.

Проектның максаты-катнашучыларны яңа «предмет» белән мавыктыру, мөһим кинолетлар белән танышу, уйлануларга һәм иҗади эзләнүләргә рухландыру. Киноны өйрәнү һәм фикер алышу сәнгать әсәрләрен анализларга һәм үз фикереңне формалаштырырга өйрәнергә мөмкинлек бирә.

«Мәдәни марафон» акциясе кысаларында катнашучылар   онлайн-тест үтә алалар һәм мәктәпләрдә өйрәнелми торган сәнгать белән танышалар. Интерактив биремнәр кино дөньясын өйрәнергә һәм  режиссерларның тамашачыларның эмоцияләре белән идарә итү һәм төрле алымнарны куллану өлешендә эшләвен аңларга ярдәм итәләр. Моннан тыш, проект кысаларында катнашучылар Россия киноиндустриясе профессионаллары белән очраша, үз мәктәпләрендә киноклуб оештыра һәм үзләрен мини-фильмнар булдыруда сынап карый алачак.

Тест материалын кино экспертлары һәм Яндекс белем бирү проектлары экспертлары һәм методистлары әзерли. Биремнәр төрле яшь категориясенә карап әзерләнә.

 Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Катнашучылар өчен призлар Яндекс Лайт станцияләре әзерли. Призларны 500 укучы һәм 100 укытучы отарга мөмкин.

«Әдәби марафон» акциясе «Укучылар өчен мәдәният» белем бирү проекты кысаларында үтә. Беренче тапкыр ул 2019 елда үтте һәм хәзерге заман мәдәниятенә багышланды. Проектта 590 мең укучы һәм 8 меңнән артык укытучы катнашты. 2020 елда Россия халыклары мәдәниятенә багышланган иде. Анда 860 мең укучы, 28 мең укытучы катнашты.

Оештыручылары – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы  һәм Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы. Проект партнеры – ООО «Яндекс». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International