«Татарстан канатлары» проектының инициатив төркеме Түбән Новгород өлкәсендә һәм Карелия Республикасында Пе-2 самолеты очып төшү урыннары буенча эзләнү-разведка экспедициясе уздырды.
Катнашучылар арасында-Татарстанның «Разведка», «Эзләнү сукмагы», «Бентос», «Хәтер Китабы», «Татнефть-эзләү» эзләнү отрядлары вәкилләре.Моннан тыш, экспедиция составында Оренбургның «Станица Альметьевская» казак җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре дә эшләде.
Торгызылган Пе-2 самолетының үрнәге хәрби һәм хезмәт даны һәйкәле булачак. Аның үрнәгендә Казанда самолетлар төзү тарихын, Казанда Пе-2 самолетларын алган данлыклы авиация полкларының хәрби юлын өйрәнүне планлаштыралар.
Быелгы экспедицияләрнең берсе-Карелия Республикасының Лоухск районында Пе-2 төшү урынын өйрәнү. 1944 елның 15 октябрендә бу урында 119 нчы Кызыл Байрак аерым разведка авиаэскадрильясы составыннан 7 нче һава армиясе самолеты егылып төшә.
Бу айның икенче эзләнү экспедициясен Новгород өлкәсенең Парфин районында үткәрделәр. Пе-2 төшү урыны 2017 елда ук Анатолий Ивлев җитәкчелегендәге Түбән Новгородның «Долина» эзләнү экспедициясенең «Новгород кадетлар ротасы» отряды эзтабарлары тарафыннан ачыкланган.
Легендар Пе-2 самолет - бомбардировщиклары Бөек Ватан сугышы елларында 22 нче Казан авиация заводында чыгарылган. Казанда 1941-1945 елларда 10 174 Пе-2 самолеты чыгарыла (барлыгы 11 214 Пе-2 самолеты чыгарыла). Пе-2 самолеты 1941 елда хәрби өлешләргә керә башлый, фронтта һәм диңгез авиациясе өлешләрендә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән башлап, аны тәмамлауга кадәр, шулай ук Япония белән сугышларда актив кулланыла.
«Татарстан канатлары» -Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрби машиналарның фрагментларыннан һәм җимерекләреннән Пе-2 самолетын торгызу проекты. Ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Татнефть»ГАҖ ярдәме белән «Отечество «берләшмәсе» тарафыннан башкарыла.