Казанда «Яшьләргә эш» work-туры тәмамланды. 20 октябрьдән ул Татарстан башкаласының өч уку йортында - Казан дәүләт мәдәният институтында, педагогика һәм радиотехника көллиятләрендә узды. Мәйданчыкны уздыру вакытында 200 дән артык катнашучы һәм 20 эш бирүче булды.
Work-турның төп максаты-яшьләргә «Яшьләргә эш» порталында теркәлү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү, хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук яшь кешеләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрү.
Һәр уку йортында вакансияләр маркеты, «Яшьләргә эш» порталын тәкъдим итү, «ТрудКрут» студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдир итү, «Эшлибез» квизы, эш бирүчеләр белән ачык дискуссия мәйданчыклары, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессия булды.
Вакансияләр маркетында студентлар яшь кадрлар эзләү белән кызыксынучы эш бирүчеләрдән тиешле эш һәм вакытлыча эш алдылар, эшкә урнашканда үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
Стратегик сессиядә 30 эш бирүче һәм студентлар практикасы өчен җавап бирүче уку йортлары хезмәткәре вакытлыча эшкә урнашу, предприятиеләрдә практика узу өчен заманча системага SWOT-анализ үткәрделәр.
Катнашучылар шулай ук мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат ала алдылар, эш бирүчеләр һәм персоналны сайлап алу өчен җавап бирүче белгечләр белән аралаштылар, Россия Студентлар отрядлары эшчәнлеге белән таныштылар. Чараның финал ноктасы «Эшлибез» квизын уздыру булды, анда командалар Татарстан Республикасы, регионда эшмәкәрлек мәдәнияте турында белемнәрендә көч сынаштылар, шулай ук порталдагы сораулар блогында студентларның игътибарлылыгын тикшерделәр.