Татарстан яшьләрен «Ел студенты. Архитекторлар» бәйгесендә катнашырга чакыралар

2021 елның 29 октябре, җомга

«Ел студенты. Архитекторлар» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 10 ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.

«Ел студенты. Архитекторлар» – «Ел студенты» Россия милли премиясенең махсус ачык трекы. Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белем алучы студентлар потенциалын ачуга юнәлдерелгән әлеге бәйге быел тәүге тапкыр үткәрелә.

Конкурста бакалавриат яки магистратурада белем алучы 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала. Шулай ук уку юнәлеше буенча уңышлар һәм казанышлар булу зарур: фәнни эшләр, эшләнмәләр, проектлар, тикшеренүләр, мәкаләләр яки патентлар.

Конкурсның финалы 20-24 ноябрьдә Казанда узачак.

Архитектура-төзелеш оешмалары, компанияләр, ведомстволар һәм архитектура, шәһәр төзелеше, урбанистика, шәһәр үсеше, уңайлы шәһәр тирәлеген һәм җәмәгать киңлекләрен формалаштыру белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре остазлары һәм экспертлары булачак.

Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International