Татарстанда #БезБергә волонтерлык штабы эше яңартылды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бүгенге көннән Татарстанда  #БезБергә волонтерлык штабы эше яңадан башланып китте. Карар коронавирус буенча эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле кабул ителде.

Ярдәм күрсәтүнең төп юнәлешләре булып түбәндәгеләр тора: азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле  кирәк-яраклар сатып алу һәм китерү, медицина оешмаларында ярдәм күрсәтү, Татарстан Күпфункцияле үзәкләрдә QR-кодлар алуда ярдәм итү, Россия Кызыл Кресты белән берлектә психологик ярдәм күрсәтү һәм башкалар.

Волонтерлардан ярдәм алу өчен Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләре 8800-200-34-11 номеры буенча шалтырата алалар.

#БезБергә хәрәкәте волонтеры итеп һәркем килә ала, моның өчен түләүсез 8800-200-34-11 кайнар линия номеры буенча шалтыратырга һәм «Волонтер булырга телим» дип, гариза калдырырга кирәк. Акция волонтерлары командасына 2000 артык кеше керәчәк.

Белешмә

15 октябрьдән волонтерлар һәм студентлар хезмәт отрядлары вәкилләре Казанның 12 бүлегендә QR-кодлар алу буенча көн саен консультацияләр бирә башладылар. Төп мәсьәләләр кәгазь тараткычка QR-кодлар бастыруга, шулай ук ЕСИА дәүләт хезмәтләре күрсәтүне теркәүгә кагылышлы.

Психологик ярдәм күрсәтү өчен Viber, Telegram, Вконтактта федераль чат-ботлар эшли. Биредә профильле һөнәри белемле 1,5 меңнән артык волонтер-психолог җәлеп ителгән. Акция кысаларында психологик ярдәм хезмәте эше дәверендә 250 меңнән артык гражданга ярдәм ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International