«Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Бу елның соңгы сайлап алу туры Яшел Үзәндә узды.
Яшел Үзән, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан килгән яшь талантлар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үз иҗатларын тәкъдим иттеләр.
«Минемчә, егетләр һәм кызлар әлеге сәхнәдән тамашачылар белән бүлешкән энергия һәм күтәренке кәеф безне бер еллык энергия белән тәэмин итте. Мин Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында нинди талантлы кешеләр эшләвенә гаҗәпләнүдән туктамыйм. Безнең талантлы яшьләр республикабызның чын байлыгы булып тора», - дип саный фестивальнең жюри рәисе, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе халык уен кораллары оркестры солисты, РФ атказанган артисткасы, ТР халык артисты Резедә Галимова.
Зона туры йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында икенче урынны «Апас аграр көллияте» ДАҺБУнең иҗат төркеме яулады, беренче урынны Чүпрәле районының «ТНВ» – «ТЯГ» яшьләр канаты һәм А. М. Горький исемендәге «Зеленодольск заводы» АҖ командалары бүлеште.
Гала-концертта иҗат номерларына бәя бирергә һәм җиңүчеләрне котларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, Россия театр педагогы, Мәскәү сәхнә практикалары үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, актриса, җырчы, продюсер, Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алинә Ивах һәм башкалар килде.
Алда командаларны 12-13 ноябрьдә суперфинал көтә. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.
Җиңүчеләрнең исемнәре гала-концертта билгеле булачак-ул 15 ноябрьдә «Пирамида»мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган команда номинацияләнә.