Иң яхшы яшь галим: Татарстанда гаризалар кабул итү компаниясе дәвам итә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының иң  яхшы яшь галиме» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул 1 декабрьгә кадәр барачак.

«Татарстан Республикасының иң  яхшы яшь галиме» конкурсы 2020 елдан бирле үткәрелә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурс яшь галимнәрнең иҗтимагый танылуында, дәрәҗәсен күтәрүдә  зур социаль әһәмияткә ия.

Аның максаты – Татарстан Республикасы фән үсешенә фундаменталь һәм гамәли зур өлеш керткән талантлы яшь галимнәрне бүләкләү. 2021 елда ул «Татнефть»ГАҖ грантын гамәлгз ашыру кысаларында үткәрелә.

«Иң яхшы яшь галим» конкурсы җиде номинациядә үткәрелә: «Табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы яшь галим»,  «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социоль-гуманитар  фәннәр  өлкәсендә иң яхшы яшь галим»,  «Табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы  аспирант»,  «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Социаль-гуманитар  фәннәр  өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Җитештерү өлкәсендә иң  яхшы яшь галим».

Конкурс үткәрү дүрт этаптан тора: гаризалар кабул итү, иң яхшы яшь галимнәрне билгеләп, икенче этапка читтән торып үткәрү  этабы, икенче этапны үткәрү, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү.

Узган ел конкурска 130 гариза килде. Соңгы турга 39 кеше үтте. Җиңүчеләр 50меңнән 90 меңгә кадәр «Иң яхшы яшь галим» категориясендә, 30 меңнән 50 меңгә кадәр  «Иң яхшы аспирант» һәм 50 меңнән 90 меңгә кадәр   «Җитештерү тармагында иң яхшы яшь галим» категориясендә акчалата бүләккә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International