Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов эшлекле сәфәр белән Әгерҗе, Менделеевск һәм Мамадыш районнарында булды.
«Яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтә алу өчен шартлар – комплекслы мәсьәлә. Ул эш, белем алу, ял итү, торак сатып алу мөмкинлекләренә дә кагыла. Бу сорауның параметрлары бик күп. Объектив сурәт күрү өчен районнарга ешрак барырга, урыннарда кешеләр белән очрашырга кирәк. Яшьләр сәясәте сыйфаты өчен төп критерий – яшьләрнең үз районнарында яшәү һәм үсеш белән кызыксыну дәрәҗәсе» - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.
Мәсәлән, Әгерҗедә бүген 6 меңнән артык яшь кеше бар. Аның 1600дән артыгы яшүсмерләр. Министр «Ровесник» яшүсмерләр клубын карады Аңа 2020 елда ремонт ясалган. Шулай ук «Алмалы» балалар лагеренда булды.
«Каникуллар вакытында балаларның ялын оештыруны аерым контрольдә ттачакбыз. Шуңа күрә бу юлы да без, районнарга чыккач, балалар һәм яшьләрнең көзге каникулларын үткәрә торган лагерьларда булдык. Сменада катнашучылар һәм педагоглар белән очраштык. Безнең бурыч – балаларның ялын куркыеычсыз, файдалы һәм лаеклы оештыру»,- диде министр.
Шулай ук аңа Әгерҗедәге яңа яшьләр үзәге проектын тәкъдир иттеләр һәм хәзерге вакытта «Авангард»яшьләр үзәге урнашкан бинаны күрсәттеләр.
Алга таба министр Менделеевск Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев белән очрашты. Алар «Яшьлек» яшьләр үзәгендә булдылар.
Яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко кунакларга үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук иҗтимагый оешмалар һәм клублар эше белән таныштырды.
Шулай ук «Юность» мәдәни-ял үзәге директоры Миләүшә Канипова тарафыннан яңа концепция тәкъдим ителде.
Монда яшьләр һәм яшь гаиләләр ялы өчен яңа урыннар ясарга планлаштыралар. Шулай ук иҗади очрашулар, мастер-класслар үткәрү, күргәзмәләр, квест-бүлмәләр өчен яңа зоналар булдыру планлаштырыла.
Күчмә киңәшмәдә министрга төзеләчәк лагерь урынын күрсәттеләр. Район җитәкчелеге тарафыннан 10нан артык йокы корпусы, административ бина, ашханә, актлар залы булган иске лагерьны торгызырга тәкъдим ителә.
Мамадыш районына визиты кысаларында Тимур Сөләйманов «Регина» кунакханәсе базасында профильле смена оештыру шартлары белән танышты. Анда бүген 40 бала ял итә.
Министр шулай ук «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенында җиңүчеләр бишлегенә кергән Мамадыш Яшь армия командасын бүләкләү тантанасында катнашты. Балалар Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр, медальләр алдылар.
«Без яшьләрнең районнан китүен уңай тормыш шартлары тудырып кына туктата алабыз. Яшьләр – безнең киләчәгебез. Шуңа күрә үзләренең кече ватаннарында уңай мохит тудыру өчен, без барысын да эшләргә тиеш. Бүгенге көндә районда өстәмә хезмәт урыннары булдыру өчен эш алып барыла. Парклар һәм скверлар яңартыла, яшьләр объектлары ремонтлана», - дип билгеләп үтте район башлыгы Анатолий Иванов.
«Яшьләр сәясәте буенча яшьләрнең, шулай ук эшләүче яшьләрнең, яшь гаиләләрнең үз — үзләрен тормышка ашыру өчен уңайлы мохит булдыру максаты белән төрле тармакларның үзара системалы хезмәттәшлеге аңлашыла торган урыннарда яхшы мисаллар бар. Әгәр укучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң, иң яхшы вузларны сайлыйлар икән, бу нормаль күренеш. Лщкин аларның укуны тәмамлап кайтуына эш урыны һәм яшәү урыны белән тәэмин итү кирәк. Сыйфатлы мохит, үзүсеше өчен мөмкинлекләр булуы да мөһим. Яшьләр өчен нәкъ менә шундый инфраструктура булырга тиеш.» - диде Тимур Сөләйманов.
Аның сүзләре буенча, музейлар һәм кино, уңайлы шәһәр мохите, социаль инфраструктура объ
ектлары.
«Без яшьләр үзәкләрендә яшьләрнең үзләре һәм район администрацияләре белән берлектә шундый мохит тудырырга тырышабыз. Андый мисаллар бар инде. Яшел Үзәндә «Порт», Яр Чаллыда «Нур» һәм «Шатлык», Бөгелмәдә Яшьләр үзәге шундыйлардан. Тиздән Мамадышта яңа сыйфат стандартларына туры килердәй Яшьләр үзәге ачачакбыз», - диде министр.