Татарстан студент отрядлары республика спартакиадасында үз көчләрен сынаячак

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

12 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары спартакиадасы узачак. Чарада республикадан 300гә якын яшьләр катнашуы көтелә.

Татарстан студентлары спортның дүрт төре: мини-футбол, стрит-баскет, волейбол һәм аркан тарту буенча ярышачаклар. Иң яхшы командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, шулай ук докруг һәм Бөтенроссия спорт чараларында төбәк данын яклау мөмкинлеген алачак.

Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары спартакиадасы  «РОССПОРТ» проекты кысаларында уза, ул яшьләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International