Татарстанлылар иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» премиясе һәм республиканың иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча бәйгедә катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте.
Чарада шулай ук «ТР иреклеләр үзәге» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин катнашты.
«Безнең миссия – һәр волонтерга рәхмәт әйтү. Премия - шундый мөмкинлекләрнең берсе. Елга зур йомгак ясау. Волонтерлар эшчәнлеге турында язучыларга да рәхмәт әйтү мөһим, журналистлар өчен без «Эфирда игелеклек» конкурсын уздырабыз», – дип билгеләп үтте Алла Кондратьева.
Быел беренче тапкыр иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясе узачак. Гариза бирү кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Премиядә катнашуга 8 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары чакырыла, максималь яшь чикләнмәгән. «Игелекле Татарстан» Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баруда күренекле нәтиҗәләр өчен ирекле ярдәмчеләрне (волонтерларны) ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан бәйге форматында үткәрелә.
Номинацияләрне тулырак өйрәнергә һәм гариза тутыру өчен сылтама буенча үтәргә кирәк. Нәтиҗәләр 4 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр ясалачак.
Эшләр алты юнәлеш буенча кабул ителә: «интернет-басмаларда иң яхшы публикация», «вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы публикация», «иң яхшы телесюжет», «радиода иң яхшы мәгълүмат чыгарылышы», «студентлар басмалары һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшы эш» һәм «ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеге турында иң яхшы видеоязма».
«Бу эшләрдә ТР Иреклеләр (волонтерлык) берләшмәсе һәм оешмалары эшчәнлеге, югары уку йортлары базасында оештырылган муниципаль үзәкләрнең эшчәнлеге, шулай ук Татарстанда һәм ТР ирекле берләшмәсендә иреклелек хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар яктыртылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Айрат Мөбәрәкшин.
Нигезләмә белән танышу һәм гариза өчен форманы алу Татарстан Республикасы иреклеләр үзәгенең мәгълүмати-ресурс үзәге сайтында мөмкин.
Бәйгенең гомуми приз фонды 300 мең сумны тәшкил итә.