Бүген Чуашия Республикасы делегациясе белән очрашуда республиканың яшьләр сәясәте, төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Очрашу Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында министр Тимур Сөләйманов катнашында узды.
Чуаш Республикасыннан Чуашия Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Ольга Хлебникова, Батыр районы администрациясе башлыгы Рудольф Селиванов, Батыр районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Светлана Чернова һәм Чабаксар шәһәре администрациясе Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Тарасенко катнашты.
Очрашу барышында Тимур Сөләйманов яшьләр сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Министр Татарстан Республикасының хәзерге заман дәүләт яшьләр сәясәтенең барлыкка килү тарихы һәм Министрлык эше турында сөйләде. Кунакларны бигрәк тә «УРАМ» экстрим-паркы, «Созвездие-Йолдызлык» арт - кластеры, «Сәләт» берләшмәсе эшчәнлеге кызыксындырды.
«Сәләт»нең эшчәнлеге Чуаш Республикасы территориясендә дә алып барыла. Җәй көне Батыр районының Кызыл Чишмә авылында Чуашия һәм Татарстан балаларының сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән «Сәләт – Батыр» лагере эшли. Очрашу барышында шулай ук район территориясендә «Сәләт – Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәге булдыру һәм үстерү турында да фикер алыштылар.
«Бүген без төбәкара хезмәттәшлекнең мөһимлеге турында сөйлибез, векторларның берсе-Татарстан Республикасы һәм Чуашия Республикасы арасында уртак проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру, ә безнең моңа бәйле бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без республикабыз яшьләре өчен күппрофильле киңлек булдыру өстендә эшлибез. Бу авыл яшьләренә ярдәм итүнең, гореф-гадәтләрне саклап калуның һәм яшьләрне җәлеп итүнең иң уңышлы механизмнарының берсе булачагына ышанам», - диде Тимур Сөләйманов.