Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Enter интернет-журналы белән берлектә D-DLINE медиаплатформасында катнашу өчен теркәлү ачты. Гаризаны 18 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин.
D-DLINE- ул повестка формалаштырырга, мәгълүмати сәбәпләрне алга этәрергә, медиакиңлек белән идарә итәргә өйрәтә алучы медиаплатформа. Проектның максаты-медиа һәм коммуникацияләр өлкәсендә профессиональ кадрлар әзерләү һәм камилләштерү, чыга баручы контентның сыйфатын арттыру, шулай ук индустриядә формалашкан берләшмә белән хезмәттәшлек итү.
Быел катнашучыларны өч юнәлеш көтә: медиаменеджмент һәм стратегия, креатив һәм вируслы маркетинг, продакшн.
Белем бирү медиаплатформасын оештыручылар - «Татмедиа» АҖ һәм К9 коммуникацион агентлыгы ярдәмендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Enter интернет-журналы.
Гаризаны 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәр теләгән кеше бирә ала. Катнашу бушлай. Теркәлү 18 ноябрьгә кадәр сылтама буенча ачык.