Re ' ACTOR арт-резиденциясе яшь фотографлар өчен «Surat» республика конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Фотоконкурс Тимур Һадиевның «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе кысаларында «Мәскәү» мәдәният үзәгендә үтәчәк.
Проект үзләренең игътибарын халыкларның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлткән яшь республика фотографларына ярдәм итүгә багышланган.
Конкурс дүрт номинация буенча узачак: «Архитектура», «Кешеләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотосурәт». 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге фотографлар әлеге номинацияләрнең берсенә 3тән дә артык булмаган фотосурәт тәкъдим итә алачак.
Гариза бирү кампаниясе 1 декабрьдә ябылачак, ә гыйнварда иҗтимагый киңлекләр территориясендә проектта катнашучыларның иң яхшы эшләре белән күргәзмәләр оештырылачак.
Конкурста катнашу өчен re'ACTOR арт-резиденциясе сайтында теркәлергә кирәк.
Проект re ' ACTOR арт-резиденциясе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә ТР Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан оештырыла.