Татарстанлыларны 2022 елга ТР Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен тавыш бирергә чакыралар

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгының төп максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирү башланды.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү чарасы ачык тавыш бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Беренче этапта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының 2022 елга бурычлары буенча тәкъдимнәрне Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары – экспертлар формалаштырдылар. Өстенлекле бурычлар арасында-социальләшүгә ярдәм итү һәм яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, «Интернет» челтәрендә деструктив күренешләрне профилактикалау һәм яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү.

Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү бер юнәлешне сайлауны гына түгел,  Министрлыкның халык алдында куелган максатлары һәм бурычлары буенча үз идеяләрен дә кертү мөмкинлеген бирә. Үз фикереңне 7 декабрьгә кадәр җиткерергә мөмкин. Халык тарафыннан иң күп тавыш  алачак юнәлешләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет каравына һәм раславына чыгарылачак.

Приоритетлар исемлеге белән безнең сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International