Идел-Янцзы: Татарстан студентлары яшьләр форумында катнашты

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Идел-Янцзы» форматында  VII Россия-Кытай яшьләр форумы тәмамланды. Форумда Татарстаннан 15 студент катнашты. Алар - Казан Федераль университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары һәм аспирантлары.

Форумда шулай ук Идел буе федераль округы территориясендә һәм Кытай Халык Республикасының Аньхой, Сычуань, Цзянси, Хубэй, Хунань һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары провинцияләрендә урнашкан югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм укытучылары катнашты. «Идел-Янцзы» катнаш форматта: КФУ базасында онлайн һәм офлайн узды.

Катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм КХР Хөкүмәтенең Евразия эшләре буенча махсус вәкиле Ли Хуэй әфәнде сәламләде. Алар видеоконференц элемтә аша кушылдылар.

«Идел буе Федераль округы төбәкләре  һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары провинцияләре арасында гуманитар хезмәттәшлекнең төп юнәлеше – яшьләр сәясәте өлкәсендә  уртак чаралар үткәрү.  2014 елдан башлап, без ел саен  талантлы һәм максатка омтылучан яшьләр өчен Россия –Кытай яшьләр форумын үткәрәбез. Быел да без, чикләүләргз дә карамастан, Россия һәм Кытай яшьләре очрашуын Онлайн форматта булса да үткәрергә булдык. Форум катнашучыларын меңнәчә километрлар аеру да идеяләр, инициативалар алмашу һәм яңа дуслар табуга комачау итмәячәк», – дип билгеләп үтте Игорь Комаров.

Татарстан Республикасыннан «Белем» сессиясендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының педагогика һәм психология факультеты  аспиранты Хунань педагогия университеты магистратурасын тәмамлаган Анастасия Кокурина чыгыш ясады.  Аның темасы Кытай теле буенча HSK халыкара квалификация имтиханының регламент үзгәрешләренә һәм Россия абитуриентлары өчен аларның нәтиҗәләренә багышланган.

Моннан тыш,  катнашучылар мастер-класслар форматында халык һөнәрләре һәм кәсепләре белән таныштылар. Яшь эшкуарлар тәҗрибә уртаклаштылар һәм бихнес-эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре буенча  уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге белән буенча фикер алыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International