Беренче лига: Яр Чаллы шәһәрендә кадрлар белем бирү программасы узачак

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

12-14 ноябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче лига.  Яр Чаллы» республикакүләм кадрлар белем бирү  программасы үтә. Программа кысаларында студентлар үзләренең  идарә итү потенциалын  үстерәчәкләр.

«Беренче лига»ның төп максаты – студент яшьләрнең һөнәри компетентлыгын һәм социаль активлыгын  үстерү һәм ярдәм итү. Эшне студентлар үзидарәсе ярдәмендә Яр Чаллы шәһәренең һөнәри белем бирү  һәм югары белем бирү оешмаларында алып барырга планлаштыралар.

Программада Яр Чаллы шәһәре көндезге бүлектә укучы һөнәри белем бирү учреждениеләренең беренче һәм икенче курс, югары белем бирүче уку йортларының беренче курс студентлары катнаша.

Программаның төп бурычлары: катнашучыларның лидерлык һәм җитәкчелек эшчәнлеге потенциалын үстерү, Җитәкчелек эшчәнлеге өлкәсендә  буенча белем һәм күнекмәләр алу, җитәкчеләрнең, лидерларның һәм яшьләр оешмалары активистларының уку йортларында квалификацияләрен күтәрү, Яр Чаллы шәһәре яшьләр сәясәтенең  кадрлар резервын формалаштыру.

Чараны ачу тантанасы 12 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә үтә. Проект кысаларында катнашучылар Татарстан Республикасы Студентлар лигасы эшчәнлеге танышып кына калмыйча, лекцияләр һәм мастер-класслардан торган бай белем бирү программасы да узачак. Мәсәлән, әңгәмәне ничек уңышлы узарга, чараны оештырырга һәм командада эшләргә өйрәнәчәкләр.

«Беренче лига»ның оештыручылары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы һәм Яр Чаллы шәһәренең Студентлар лигасы.

.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International