24-28 ноябрь көннәрендә Казанда яшьләрнең заманча мөселман мәдәнияте фестивале үтә. Россия катнашучылары өчен теркәлү сылтама буенча 16 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Чара Россия һәм ИХО илләре яшьләренең күпьяклы хезмәттәшлеген үстерү, 18-35 яшьләрдәге оригиналь авторларны, башкаручыларны һәм иҗат коллективларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Фестиваль 6 юнәлеш буенча узачак: театр, оригиналь жанр, музыка, хореография, сынлы сәнгать, кино.
Фестивальнең беренче этабы – гаризалар кабул итү. Аның нәтиҗәләре буенча проектта катнашу өчен 100 кеше сайлап алыначак. Программада юнәлешләр буенча остаханәләр, мәдәният әһелләре белән очрашулар, нетворкинг һәм катнашучылар арасында мәдәни алмашу, гала-концертны әзерләү һәм үткәрү планлаштырылган.
Чараның катнашучылары вәкил, җитәкче, иҗади коллектив лидеры, шулай ук автор-башкаручы булырга мөмкин.
Катнашу өчен мәҗбүри шарт булып, инглиз телен белү һәм QR-кодлар булу тора. QR-кодлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталыннан алынган булырга тиеш.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Халыкара гуманитар хезмәттәшлек, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге федераль агентлыклары ярдәме белән «Россия-ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты.