Казанда «Акыл фабрикасы» форумы старт алды

2021 елның 12 ноябре, җомга

«Акыл фабрикасы» республика форумының беренче көне «Ак Барс Банк» лекторие  белән ачылды. Чара Казанда 12-14 ноябрьдә узачак.

Форум «Ачык университет» белем бирү платформасы кысаларында үткәрелә һәм үз эченә дүрт юнәлешне ала: IT, Мәгариф, Маркетинг һәм этномәдәни проектларны алга этәрү, Мәдәният & Урбанистика.

Исегезгә төшерәбез, «Ачык университет » – заманча белем бирү ресурсы, тел белеме, мәгълүмати технологияләр, PR, туган якны өйрәнү һәм мәгариф өлкәсендә белгечләр белән очрашу урыны.

Чаралар ике телдә узачак. Уку-укыту форумы тәмамланганнан соң курсларга килүчеләр «Ачык университет» сертификатлары алачак

Бүген, 12 ноябрь көнне, IT темасына багышланган. Чаралар Ак Барс Банк лекторие базасында узачак. Лекцияләр циклы кысаларында экспертлар татар силикон үзәненең ничек оештырылуы, саклык кассасы платформасында татар телен эшләтеп җибәрү кейсы һәм татар ясалма интеллекты турында хыялны тормышка ашыру турында сөйләячәкләр – бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтыннан Җәүдәт Сөләйманов һәм Ринат Гыйльмуллин сөйләячәк. «Ачык Университет» координаторы Райнур Хәсәнов Татар IT-проектлары буенча гайдны тәкъдим итәчәк.

Шулай ук интернетта татар теле һәм мәдәниятенең торышы турында фикер алышу булачак. Анда URBANTATAR халыкара радиосы авторы Илһам Шәрипов, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин, Иннополис университеты аспиранты Альбина Хөсәенова, КАИның үсеш һәм цифрлы трансформациясе буенча проректоры Айрат Хәсьянов, ТР цифрлы трансформация үзәгенең проектлар һәм продуктлар җитәкчесе Булат Габдрахманов, АИРР Төбәк инновацион проектлары фонды җитәкчесе Динар Насыйров катнашачак. Очрашуга шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да чакырылган.

Икенче көнне-13 ноябрьдә очрашулар Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак һәм «Маркетинг һәм этномәдәни проектларны алга этәрү» һәм «Мәгариф» юнәлешләренә багышланачак.

Катнашучылар социаль челтәрләрдә ике телле аудитория белән эшләү турында беләчәкләр, гамәлдәге проектларның маркетинг стратегияләрен тикшерәчәкләр. Моннан тыш, татар проектларын алга этәрү турында да фикер алышу булачак. Спикерлар арасында -  FRAGENCY SMM-агентлыгына нигез салучы Регина Фәсхеева, Creeptone Mediaны гамәлгә куючы, арт-менеджер Айгөл Дәүләтшина, «Нур» фестиваленең PR, SMM һәм маркетинг буенча җитәкчесе, «Кайтам» проектының баш мөхәррире Альбина Закируллина, «Әлиф» иҗат берләшмәсе администраторы Алена Батуллина, «Ялкын» журналы веб-мөхәррире Гүзәл Закирова, блогер Ләйлә Лерон, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин һәм «Че гуглит татар кызы? паблик авторы Динара Зиннәтова.

«Мәгариф» циклы БДИга әзерлек, мәктәп һәм вузда фән белән шөгыльләнүгә, чит ил югары уку йортларына укырга керүгә, эш эзләүгә һәм резюме төзүгә багышланган дискуссияләрдән һәм мастер-класслардан торачак.

«XXI гасырда югары белем кирәкме?» дискуссиясенә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» мәгариф оешмасы генераль директоры Альбина Насырова, Талантлар университеты башкарма директоры Айдар Акмалов, Казан Мәгариф идарәсенең аналитик бүлеге эксперты, «Җанлы китап» проекты авторы Алия Салихҗанова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, «Ачык Университет» проекты кураторы Зөһрә Вилданова чакырылган иде.

 

Өченче көн-14 ноябрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Мәдәният & Урбанистика» юнәлеше буенча узачак. Воркшопта шәһәр киңлегендә тәңгәллекне яңача аңлау буенча командаларда эш оештырылачак: музей, ресторан, экскурсияләр һәм чаралар.

Моннан тыш, соңгы көнне форумда катнашучылар өчен Яңа Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылачак.

Әлеге чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Чыгышларның актуаль тәртибе һәм тулырак тасвирламасы TATFORUM һәм АЧЫК университетның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International