Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина яшьләрнең «Белем траекториясе» кейс-форумында чыгыш ясады.
Чара «Кайнау ноктасы» киңлегендә үтте.
Очрашуда Софья Мостафина «Позиция≥ максатлар ≠ роль» темасына сөйләде. Ул Мәскәүнең «Сколково» мәктәбендә алган белем-нәтиҗәләргә нигезләнгән.
Министр урынбасары һәр белем бирү программасыннан соң алган белемнәрне озак вакытка хәтердә саклау өчен рефлексиянең әһәмиятен ассызыклады. Дүрт энергия төре турында сөйләде: физик, менталь, рухи һәм эмоциональ. Аларның шәхеснең гармонияле үсешенә йогынтысы һәм аларны тормышта дөрес куллана белү кирәклеге турында сөйләде. Проект эшчәнлеге нигезләре һәм командаларда эшне оештыру серләре белән уртаклашты.
Чара турында сөйләп, Софья Мостафина Россиянең «Белем» җәмгыяте кейс-форумы өлкән класс укучылары һәм студентлары өчен аеруча мөһим өлкәләрдә үзләренең шәхси мөмкинлекләрен ачуда стимул булып тора:
«Волонтёрлык, спорт, яңа медиа каналлары, IT-технологияләр – яшь кешеләрнең талантларын ачу өчен иң перспективалы өлкә булды. Ә бу илебезгә бик кирәк. Казан инде 2014 елда Универсиада башкаласы буларак танылды һәм 2023 елда тагын бер зур дөнья спорт чарасын — УЕФА Суперкубогы өчен матчны кабул итәргә әзерләнә. Һичшиксез, яшьләр чираттагы халыкара спорт чарасына әзерләнүдә катнашып, волонтерлар сыйфатында эшләп һәм социаль челтәрләрдә сөйләп, Татарстан Республикасы һәм Россия данын арттыра алалар.
Россия «Белем» җәмгыяте кейс-форумы үз иленә файдалы булырдай, инициативалы һәм актив яшьләре ачыкларга ярдәм итте», - дип сөйләде ул.
Чара «Акыллы маршрут» федераль проекты кысаларында үтте. Оештыручысы –Россия «Белем» җәмгыяте. Проект яшь буынны актив эшчәнлеккә тарту һәм талантларын үстерү һәм тормышка ашыруга кызыксыну уятуга нигезләнгән.