Тимур Сөләйманов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

2021 елның 12 ноябре, җомга

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында Татарстан Республикасы тәҗрибәсе берничә тапкыр билгеләп үтелде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Чарада катнашучылар дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шул исәптән яшьләр инфраструктурасын үстерү, студентларга һәм волонтерларга ярдәм итү, яшьләр потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай, спикерлар РФ Дәүләт Думасында яшьләр сәясәте буенча яңа комитет барлыкка килүен тарихи вакыйга дип атадылар һәм аның тармакның норматив базасын үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерделәр. Үз чыгышында актив позицияне һәм Татарстанның яшьләр сәясәте стандартын эшләүгә кертелүен билгеләп үттеләр, ә ТР Яшьләр эшләре министрлыгына документлар белән эшләү буенча Росмолодежьның таяныч партнеры булырга тәкъдим иттеләр. Стандарт яшьләр сәясәте учреждениеләре номенклатурасын, муниципалитетларны яшьләр учреждениеләре белән тәэмин итү нормаларын, эшнең системасын тәэмин итә торган норматив штат расписаниесен үз эченә ала.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Озын тәнәфес» һәм «Синең адым», Бөтенроссия студентлар форумы һәм мәктәп укучылары хәрәкәте Бөтенроссия сменасы, «Мәдәни код» халыкара урам сәнгате фестивале һәм Бөтенроссия яшьләр туристик форумы кебек федераль яшьләр проектларына һәм программаларына ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерелде.

Утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Росмолодежь җитәкчесе  урынбасары Дамир Фәттахов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International