ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән килешү төзеде

2021 елның 12 ноябре, җомга

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка министр Тимур Сөләйманов һәм ректор вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов кул куйды.

«Һәр кеше тормышында иң мөһим чорларның берсе – студентлык чоры. Уку вакытында гомерлеккә ныклы нигез салына, үз-үзеңне гамәлгә ашыру, үзеңне эзләү һәм тормыш траекториясен төзү өчен зур мөмкинлекләр палитрасы ачыла. Һәм нәкъ менә шуңа күрә министрлык өчен югары уку йортлары белән озак вакытка исәпләнгән перспективада хезмәттәшлекне җайга салу бик мөһим. Моннан тыш, без республика предприятиеләре белән дә хезмәттәшлекне ныгытачакбыз. Бары тик белем бирү оешмалары һәм предприятиеләре белән бергә генә яшьләрнең профессиональ һәм шәхси үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкин. Бу эшнең төп шарты-кадрлар, моның өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Корпоратив университеты бар, ул югары уку йортлары белән бергә без яшьләр сәясәте компетенцияләре үзәген тулы кыйммәтле итеп үзгәртеп корырга планлаштырабыз», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.

«Безнең университет-нәкъ менә яшьләр аудиториясе белән эшләячәк кадрларның урыны ул, безнең өчен аларны иң алдынгы белемнәр белән тәэмин итүе әһәмиятле, практика өчен урыннар һәм университет дәрәҗәсендә генә түгел, ә республика дәрәҗәсендә дә үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү мөһим.Министрлык белән бергәләп эшләгәндә без үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешә алачакбыз», - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International