Премиянең төп бүләген - «Ел казанышы-2020» Гран – при бүләген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов тапшырды. Җиңүче итеп Казан педагогика көллиятеннән Юлия Андрианова билгеләнде.
Министр, чараны башлап, яшьләргә мөрәҗәгать итте.
«Сез-җиңүчеләр. Җиңүче булу-димәк, мөмкинлекләргә игътибар белән карарга, аларга аңлы рәвештә якын килергә, вакытка һәм кешеләргә кадер-хөрмәт белән карарга, чөнки алар — иң зур байлык. Без, үз чиратыбызда, яшьләргә һәм аларның үсешенә үз көчләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез. «Ел казанышы» премиясе-үз тирәсенә белем бирү оешмаларын, муниципаль берәмлекләрне, төрле ведомстволарны һәм предприятиеләрне берләштергән, алар түземсезлек белән инициативалы һәм битараф булмаган профессионалларны көтәләр. Без сезгә ышанабыз һәм тудырылган мөмкинлекләрнең тормышка ашуын телибез», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.
Премиягә барлыгы 364 кеше гариза биргән, жюри каршында чыгыш ясарга Татарстанның 32 районыннан 164 катнашучы чакырылган иде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 17 номинация буенча җиңүчеләр һәм премия лауреатлары билгеләнде.
«Ел тулай торагы студентлар советы» номинациясендә Казан педагогика көллиятенең «ПедПлюс» студентлар компаниясе җиңүче булды, «Елның студентлар үзидарәсе органы» итеп Казан радиомеханика көллиятенең студентлар үзидарәсе Советы билгеләнде.
«Елның иҗади шәхесе» номинациясендә Чаллы сәнгать көллиятеннән Алинә Нуруллина җиңүгә лаек булды, ә Казан энергетика көллиятенең «220 V» бию коллективы «ел иҗат коллективы» итеп билгеләнде.
«Ел медиа остасы» – Яр Чаллы медицина көллияте студенты Даниил Мөдәрисов, «Ел студентлар медиасы» – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы төбәкара компетенцияләр медиаүзәге.
«Ел иреклесе» номинациясендә Түбән Кама педагогика көллияте укучысы Райнур Әхмәтшин җиңде, Түбән Кама педагогика көллияте «Елның иреклеләр берләшмәсе» булды.
«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә «Россия дәүләт гадел хөкем университеты»ның Казан филиалы студенты Иршат Бариев җиңде, «Ел проекты» итеп Яр Чаллы медицина көллиятенең «Кояш» волонтерлар отряды табылды, әлеге номинациядә махсус приз Мамадыш политехник көллиятенең «Хәтер» эзтабарлар отрядына тапшырылды.
«ФОРПОСТ»ның иң яхшы студентлар отряды Буа ветеринария техникумының «ФОРПОСТ-Правопорядок» отряды булды.
«Ел спортчысы» һәм «Ел старостасы» Казан педагогика көллиятендә укый, алар-Ратмир Гематдинов һәм Адилә Шәйдуллина.
«Ел интеллекты» номинациясендә бүләкне Буа ветеринария техникумы студенты Илфат Исмәгыйлевка тапшырдылар, ә «Елның студентлар фәнни оешмасы» номинациясендә Яр Чаллы медицина көллиятеннән АРХИМЕД җиңде, «ел профессионалы» – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы төбәкара компетенцияләр үзәге студенты Раил Медведев.
Бүләкләрне тапшыру тантанасында шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгы Алсу Җәләлова, «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, «ФОРПОСТ» иҗтимагый проектын саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләренең республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов катнашты.