Татарстанда конкурска катнашучыларның стажировкасы башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 17 финалист сайлап алынды. Биш кеше Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы стажерлары булдылар. Алар тарафыннан ике юнәлеш сайлап алынды: стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм, шулай ук социаль проектлар һәм һөнәри үзүсеш. Эш башланыр алдыннан яшьләр белән аларның турыдан-туры җитәкчесе Динар Хафизов һәм Наталья Пивоварова очрашты.
Стажировка үтү өчен конкурсантлар шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгын, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгын, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгын, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгын, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыкларын сайладылар.
Стажировка ике атнага ике форматта планлаштырылган: остаз җитәкчелегендә авторлык проектлары өстендә эш һәм, алга таба эшкә урнашу максатыннан, эшчәнлек үзенчәлекләрен өйрәнү. Нәтиҗәләр буенча жюри каршында проектларны яклау һәм сайланган юнәлешләр буенча дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурслар узачак.
Быел проектка старт 16 октябрьдә бирелде – Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында катнашучыларның беренче очрашуы булды. Алар өчен ораторлык осталыгы һәм «Һөнәр буларак дәүләт хезмәте», «Дәүләт хезмәте нигезләре», «Милли проектлар» һ.б. буенча мастер-класслар үткәрелде. Татарстанның 24 районыннан барлыгы 281 гариза алынган.