«Минем субсидияләр» сервисында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча яңа мөмкинлек барлыкка килде. Аңа күчү өчен Татарстан Республикасының бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлергә кирәк.
Әйтик, хәзер яшьләр яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен министрлык грантына гариза бирә ала. Субсидия әлеге ярдәм чарасына бирү срокларын игълан иткәннән соң онлайн аша кереп булачак.
Гариза бирү өчен анкета, проект тасвирламасы, смета һәм план күрсәткечләрен тутырырга, акча күчерү өчен документларны һәм реквизитларны беркетергә кирәк.
Белешмә
«Минем субсидияләр» - кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, шәхси фермерлар һәм физик затлар өчен дәүләт ярдәме чараларының бердәм каталогы ул.Бүгенге көндә мәгълүмат системасында 20 ярдәм чарасы гамәлгә ашырылган, аларга онлайн гариза бирергә мөмкин. Сервис эшли башлаганнан бирле аның аша 50 мең гариза бирелгән.