Көзге шигъри слэм 4 декабрьдә узачак

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Казанда көзге шигъри слэм үткәрү датасын 4 нче декабрьгә күчерделәр. Ул «Синдикат» киңлегендә узачак.Чара 19.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, көзге слэм темасы-мәхәббәт. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, тема шагыйрьләрне әсәрләр сайлау ягыннан чикләми, бары тик кичәнең уртак кәефен генә бирә.

Re ' ACTOR «Слэм» креатив индустрияләрне үстерү программасы ярдәмендә инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Шигъри проект Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән иҗади кешеләрне хуплый. Шулай итеп, көзге слэмда Казан, Иваново, Мәскәү, Владимир, Бөгелмә һәм Түбән Камадан 20дән артык шагыйрь катнашачак. 

Шигъри слэм ике турда узачак: беренчесе шигырьләр белән, икенчесе абсолют тынлыкта узачак.  Турлар арасында иң яхшы шагыйрьләр өчен тавыш бирү уздырылачак. Ярымфиналга җиде кеше сайлап алыначак, өч кеше призер булачак. Төп приз- җиңүченең автор шигыренә профессиональ видеоарт төшерү.

Тамашачылар өчен теркәлү рәсми сайтта сылтама буенча бара.

Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык грантлары хисабына тормышка ашырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International