Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Яшьләр өчен чаралар оештырганда Kanban методологиясе мөмкинлекләре» темасы буенча укулар узды. Катнашучыларны Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сәламләде. Тематика заманча чынбарлыктан һәм дөньяның тиз үзгәрүеннән чыгып сайланган. Идарә итүнең яңа методикаларын өйрәнү хезмәт җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.
Чара Яшьләр эшләре министрлыгының Корпоратив университеты кысаларында уза. Ул 2019 елда, куелган стратегик бурычларга нәтиҗәле ирешү һәм озак вакытка исәпләнгән перспективада кадрлар потенциалын өзлексез үстерү өчен, белем бирү системасын булдыру, шулай ук яшьләр сәясәте белгечләренең эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү һәм алып бару, аларның эш сыйфатын бәяләү максатында, эшләтеп җибәрелде.
Күрсәтелгән тема буенча өйрәнү программасы GMC Consulting партнерлары белән берлектә тормышка ашырыла.
Алдагы чара 18 ноябрьгә планлаштырылган. Бу көнне яшьләрнең коммерцияле булмаган оешмалары лидерлары «Навигатор» үзәге базасында укыячак.
Проект «Росмолодежь» финанс ярдәме белән физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы гранты акчасына тормышка ашырыла.