Казанда студентлар тулай тораклары советларының Бөтенроссия форумы үтә

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьда Казанда студентлар тулай тораклары советларының Бөтенроссия форумын ачу тантанасы үтә. Чара 18-21 ноябрь көннәрендә Казанда  Казан Дәүләт энергетик университеты базасында үтә.

Форумда Россия Федерациясенең  65 югары уку йортыннан 250 студент, эксперт, оештыручы,( аларның 10сы – педагогик уку йортларыннан) катнаша.

Идел буе федераль округы Казан федераль университетыннан студентлар советын тәкъдим итә. Белем бирү программасында Казанның  төрле югары уку йортларыннан 30 студент катнаша.

Конкурс модуле кысаларында 11 команда катнаша. Экспертлар үзидарә органнарының норматив-хокукый эшчәнлеге өлкәсендә белемнәрен, торак-көнкүреш шартларын һәм тулай торакларның арт-объектларын төзи  белүләрен, шулай ук вузларда студентлар советларының эш тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.

Форум нәтиҗәләре буенча тулай торак студентлар советлары арасындагы үзара хезмәттәшлек өчен бердәй мәйданчык булдырылачак.

 

Оештыручылар - Росмолодежь» гранты ярдәме белән Гомумроссия белем бирү Профсоюзы, Профсоюзның студентлар координация советы белән берлектә «В.Г.Короленко исемендәге Глазово дәүләт педагогия институты»  югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International