Татарстан Республикасы Яшь Гвардиясе 16 нчы туган көнен хәйрия акцияләре белән билгеләп үтте. Яшьгвардиячеләр «Табибларга рәхмәт» акциясе кысаларында Казан шәһәренең 16 нчы һәм 18 нче поликлиникасы медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.Шулай ук активистлар җиде тыл хезмәтчәннәре өендә булдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Көн ахырында яшьгвардиячеләр Казан шәһәре территориясендә урнашкан сукбай хайваннар өчен «Зоокайгырту» приютында булдылар. Хайваннарга 60 килограммнан артык азык һәм башка кирәк-яраклар тапшырдылар.
«Традиция буенча, «Яшь Гвардия» үзенең туган көнен эш белән каршы алды – без мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акцияләр уздырдык. Табибларга пандемия чорында башкарган эшләре өчен рәхмәт әйттеләр. Моннан тыш, безнең егетләр ике атна дәвамында ике сырхауханәдә табибларга ярдәм итәләр – алар өйдә дәваланучыларга дарулар илтеп бирделәр. Шулай ук Covid-19дан прививкалар ясатылган пациентларның Федераль регистрына кертелүе турында да мәгълүмат кертәләр», - дип билгеләп үтте Татарстанның «Яшь Гвардия» җитәкчесе Динар Бариев.
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» - Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы 16 ел яшь сәяси кадрлар әзерләүче, иҗтимагый эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә яшьләр проектлары авторы. Бөтен ил буенча меңләгән яшьгвардияче көн саен волонтерлык һәм адреслы ярдәм күрсәтә, социаль проблемаларга җавап бирә һәм яшьләр арасында иҗтимагый-агарту эшчәнлеге алып бара.