Татарстан Республикасы волонтер-медиклары, яңа буын яшьләр оешмасы яшьләре һәм Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә #БЕЗБЕРГӘ төбәк клубы «Табиблар өчен кечкенә шатлык» акциясенә кушылдылар.
«Соңгы ел эчендә ирекле берләшмә чын-чынлап яшьләрнең Татарстан Республикасында барган вакыйгаларга ни дәрәҗәдә битараф булмауларын күрсәтте. Волонтерлар берләшмәсе табибларга, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча муниципаль хезмәтләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Без гомерләрен коткара, авыручыларга тәүлек буе ярдәм итә торган каһарманнарыбыз турында кайгыртырга зур теләк белдерәбез. Бүген без 7 нче номерлы сырхауханә табибларын баллы бүләкләр белән сөендердек. Кечкенә генә күчтәнәч, әмма ихлас игътибар билгесе. Без аларга бик ышанабыз һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булып торабыз», - дип нәтиҗә ясады ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Яшьләр татлы ризыклардан 50 бүләк әзерләделәр, ә аннан соң 7 нче номерлы сырхауханәгә килеп, аларны медицина персоналына тапшырдылар.
Проектны тормышка ашыруда #БЕЗБЕРГӘ «Батат» компаниясе региональ клубы партнеры ярдәм итте.