Казанда яшьләр ТР Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшне оештыру буенча үз карарларын тәкъдим итәчәкләр

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшне оештыру тәкъдимнәре буенча түгәрәк өстәл уздырачак. Чара 19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында узачак.

Очрашуда ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яшьләр парламенты Советы әгъзалары, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, иҗтимагый яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашачак.

Түгәрәк өстәл кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 14-17 яшьлек балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча законнарны үзгәртү, яшь белгечләр өчен салым ташламалары, «Татарстан Республикасының яшь гаиләсе» программасы, республиканың югары уку йортларына иреклеләр хәрәкәтен кертү, шулай ук яшьләр үзәкләрен стандартлаштыру.

Очрашу нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк һәм аларны 8 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында игълан итәчәкләр. Соңыннан алар карау өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International