Татарстанның урта һөнәри белем бирү студентлары Озын тәнәфестә 9 млн сум оттылар

2021 елның 19 ноябре, җомга

Түбән Новгородта 2-4 курс студентлары өчен «Озын тәнәфес» конкурсының финал этабы тәмамланды. Ул 15 ноябрьдә старт алды.  Җиңүчеләр арасында Татарстанның 13 вәкиле бар.

Шулай итеп, 200 меңлек бүләккә биш кеше ия булды: Әлмәт политехника техникумы студентлары Анастасия Карпенко, Айгиз Хәбибуллин һәм Данил Маркин, Е. Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студенты Мәликә Насыйбуллина һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Екатерина Угарина.

Әлмәт политехника техникумы студентлары Илнур Ханов, Салават Хафизов, Радмир Фомин һәм Павел Маврин, Бөгелмә төзелеш-техник колледжы студенты Илсур Гарайшин, Казан төзелеш көллияте студенты Стэлла Гусева, Яр Чаллы технология техникумы студенты Родион Пантюхин һәм Е. Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студенты Эдуард Присягин миллион сум акча алды.

Финалда конкурсантлар кейс биремнәрен чиштеләр һәм җәмәгать тормышының төрле өлкәләрен яхшырту өчен проектлар эшләделәр. Команда буенча эш дүрт юнәлештә алып барылды: «сәнгать һәм иҗат», «белем бирү технологияләре», «яшәү тирәлеге һәм җәмгыять».

«Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International