Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов КФУның 217 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәм «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узды.
«Студент елларымны аерым җылылык белән искә алам. Хәзер университетның нинди көч белән тулуын, аның фәнни иҗат рухына, дөньяны танып белүгә омтылуына, Казан университетының зур тарихы белән бәйләнешен тоям.Биредә бөек кешеләр укыган һәм эшләгән, монда җитлеккән, үз тәҗрибәләре, үсешләре белән берлектә университетны да камилләштергәннәр. Бу гаять зур тарихлы университет гаиләсенең бер өлеше булу-бик зур дәрәҗә һәм бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы» , - дип нәтиҗә ясады министр.
Тимур Сөләйманов 2009 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
Быел Казан университеты үзенең 217 еллыгын билгеләп үтә. Ел саен яшьләр сәясәте департаменты, иҗтимагый студентлар оешмалары һәм берләшмәләре координация советы белән берлектә, университет мәйданчыкларында иҗтимагый әһәмиятле һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә, анда еш кына оештыручылар булып яшьләр үзләре тора.