Казанда «СтудАктив» федераль конкурсына йомгак ясадылар

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты «СтудАктив»студентлар киңлекләрен булдыру буенча конкурста җиңүче булды. Хәзер студентлар тулай торагында ял һәм уку өчен заманча бүлмә барлыкка киләчәк.

Карар тулай торакларның Бөтенроссия студентлар советы форумы кысаларында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Җиңүчеләргә студентлар киңлеген булдыру өчен сертификат тапшырылды. Сумма бинаны бәяләгәннән һәм эш күләмен раслаганнан соң билгеләнәчәк.

Студентлар тулай торакларының Бөтенроссия форумы Казанда 18-21 ноябрьдә узды. Форумда Россиянең 70 югары уку йортыннан 250 студент, эксперт һәм оештыручылар катнашты. Катнашучылар тулай торакта җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый эшчәнлеге, югары уку йортларында студентлар советларының эш тәҗрибәсе һәм тулай торакларның торак-көнкүреш шартларын яхшырту проектларын булдыру өлкәсендәге белемнәре белән уртаклаштылар.

«2021 елның сентябрендә «Яшь Гвардия» вуз һәм ссуз студентлары өчен тулай торакларда ял итү бүлмәләре проектларын төзекләндерү буенча федераль конкурс башлап җибәрде, чөнки студентлар анда бик күп вакыт үткәрә. Студентлар киңлеген үзгәртүнең 73 проекты арасыннан экспертлар 10 җиңүчене сайлады, алар арасында Казан дәүләт энергетика университеты да бар. Татарстаннан барлыгы 10 гариза бирелде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Яшь Гвардия җитәкчесе Динар Бариев.

Тиздән Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе КДЭУның студентлар советы белән бергә бинаны ремонтлау һәм җиһазлау эшенә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International