«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе джаз концертлары циклын башлап җибәрде

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Алафузов театры мәйданында даими рәвештә джаз яңгыраячак. «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә Марат Николаев җитәкчелегендә Kazan City джаз музыкасы камера оркестры яңа юнәлеш өстендә эшләячәк.

«Әлеге искиткеч киңлек җитәкчесе Дмитрий Тумановка биредә чыгыш ясау һәм тамашачыларны классик джазның иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсе килә. Безнең төп миссиябез-мәгърифәтчелек эшчәнлеге – без яшьләрне сәнгатькә дөрес караш формалаштыру өчен җәлеп итәчәкбез. Концерт сезоны дәвамында без үзебезнең тыңлаучыларга джаз музыкасының ретроспективасын тәкъдим итәргә теләр идек», - дип сөйләде планнары турында Марат Николаев.

Джаз концертлары циклы әлеге юнәлешнең алтын фонды булган әсәрләр тупланган «Без джаздан» программасы белән ачылды. Бу кичтә Ирвинг Берлинның  Puttin' on the ritz, Ирвинг Миллс һәм Уилл Хадсонның Moonglow,  Сеймур Саймонс һәм Джералд Марксның  All of me композицияләре яңгырады.

Чыгышларда ХХ гасыр башында АКШта барлыкка килгән иртә джаз формасын тәкъдим итәләр. Кагыйдә буларак, элек сәнгать барлыкка килгән урамнарда зур булмаган составларда чыгыш ясаганнар.

Моннан тыш, музыкантлар тамашачылар өчен Бразилия һәм Көнчыгыш джаз мотивларын да башкарды.  Шулай ук Лиана Зәйнуллина һәм Рамил Айметдиновның Арт-резиденциясе артистлары да чыгыш ясадылар.

«Джаз - ул, беренче чиратта, импровизация, ул сәхнәдә музыкантлар бер-берсен яхшы хис иткәндә генә уңышлы була. Бу җәһәттән миңа үз эшемнең чын профессионаллары белән чыгыш ясау бәхете елмайды. Джазда беренче адымнарымны гына ясыйм, әмма бу этапта ук танылган коллектив белән «дуэт»та җырлау мөмкинлеге булуына шатмын», - дип уртаклашты Лиана Зәйнуллина.

Оркестрның планнарында  «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең репертуарын тулыландырачак яңа программалар әзерләү. Алар барысы да «Пушкин картасы»буенча да ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International