«Созвездие-Йолдызлык» фестивале традицион мастер-класслар сериясен башлап җибәрде

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Татарстан районнарында традицион иҗади очрашулар һәм «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең мастер – класслары уза.

Танылган артистлар һәм «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзалары татарстанлыларны эстрада сәнгатенең үзенчәлекләре белән таныштыра. Вокал, хореография һәм конферансны РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Алинә Ивах, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Радость моя» балалар гаилә телеканалының режиссеры-куючы Дмитрий Платонов, «Дорога из города» бию театры солисты, заманча хореография буенча күп тапкырлар халыкара конкурслар һәм фестивальләр гран-при иясе Олег Мельников өйрәтте.

Также он отметил, что в планах членов жюри охватить как можно больше районов Татарстана до начала фестивального движения. Первые творческие встречи нового сезона проекта были проведены в Агрызском и Менделеевском муниципальных районах, тонкостями вокального и хореографического искусства, а также конферанса мастера поделятся с жителями Атнинского района, а 24 ноября – Ютазинского района. Напомним, фестивальное движение проходит под эгидой Комиссии Российской Федерации по делам ЮНЕСКО и при поддержке Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

«Мастер-класслар проектта катнашырга ниятләгән балаларга юнәлдерелгән. Фестивальнең жюри вәкилләре, гадәттәгечә, балаларга аларны әзерләүдә ярдәм итү өчен, республика районнарына чыгалар. Без ориентирларны билгелибез, теге яки бу номерны яхшырту буенча аерым киңәшләр бирәбез. Безнең киңәшләребез аларга фестиваль кысаларында иң яхшы нәтиҗә бирергә ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип уртаклашты Дмитрий Платонов.

Шулай ук ул жюри әгъзаларының фестиваль хәрәкәте башланганчы Татарстан районнарын мөмкин кадәр күбрәк колачларга ниятләвен билгеләп үтте. Проектның яңа сезонының беренче иҗади очрашулары Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарында үткәрелде, вокал һәм хореография сәнгатенең нечкәлекләре, шулай ук Әтнә районында яшәүчеләр белән, ә 24 ноябрьдә – Ютазы районында яшәүчеләр белән уртаклашачак. Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International