Татарстанда авыл туризмы гидлары мәктәбе узачак. Белем бирү программасы 26-28 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк.
Өч көн дәвамында федераль һәм республика эксперт-практиклары актуаль темалар буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак: уникаль туристик тәкъдимне үстерү стратегиясен эшләү; җәмәгатьчелек һәм социаль капитал формалаштыру; туристик продуктны бизнес планлаштыру; социаль челтәрләрдә уникаль стиль формалаштыру.
Укыту кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе эксперты Дмитрий Забиров, туристик проектлар менеджерлары белән очрашулар планлаштырылган.
Программада катнашу өчен 24 ноябрьгә кадәр сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк.