23-26 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә ирекле ярдәмчеләрнең йомгаклау форумы уза. Анда Татарстан районнарының иреклеләр берләшмәләре активистлары катнаша.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева катнашты.
«Сез искиткеч, кадерле волонтерлар. Сез һәр чарага зур өлеш кертәсез. Сезнең ярдәм белән без сезгә беркетелгән һәр позициядә тәртип булуын беләбез. Бу елда башкарган эшегез өчен рәхмәт сезгә. Ышанам, бүген куелган барлык бурычлар да яхшы хәлдә үтәләчәк», – дип йомгак ясады Алла Кондратьева.
Чара Татарстан Республикасында волонтерлык культурасын формалаштыру һәм үстерү, республикада якындагы өч елга иреклелек үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алышу өчен үткәрелә.
Өч көн дәвамында яшьләр төбәкнең волонтерлар берләшмәсе эшенә йомгак ясаячаклар һәм киләчәктә иреклеләр хәрәкәтен үстерү планнары турында фикер алышачаклар. Шуның белән бергә форумның мәгариф һәм мәдәни программасында катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Чараны оештыручылар-ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБО.