Татарстан халкын Әниләр көненә багышланган онлайн-флешмобта катнашырга чакыралар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрьдә Роспатриот үзәге Әниләр көнен бәйрәм итүгә багышланган #МамаЯТвояКопия Бөтенроссия акциясен башлап җибәрә.

«Һәр кеше өчен әни-ул, һичшиксез, мәхәббәт образы. Сезне беркем дә һәм беркайчан да әни яраткан кебек яратмас. Киң мәгънәдә, ана-ул яклау һәм тынычлык символы, балаларны, гаиләне үзенә тартып тору үзәге. Ватаныбызның авыр чорларында хатын-кызлар үзләренең туган кызлары һәм уллары өчен генә түгел, мохтаҗларга, ятимнәргә җылылык һәм кайгыртучанлык учагына әверелде. Ә бөтен дәүләт өчен ул -тыл, терәк, рухи көч чыганагы. Сугыш тәмамланганнан соң да әни сүзенең патриотик яңгырашы бетми– ул кыйммәтләрне саклаучы булып кала. Әни аерым кеше тәрбияли, шул рәвешле үз Ватанының киләчәге һәм язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала», – ди «Роспатриотцентр» ФДБУ директоры Наталия Мандрова.

Акциядә катнашу өчен үз социаль челтәрләрегездә әни белән фотосурәтләрегез белән уртаклашыгыз һәм аңа охшаган якларыгыз – тышкы кыяфәт чалымнары, характер сызымнары, гадәтләр турында сөйләгез. Әниләр бәйрәме белән дулкынландыргыч котлау өстәргә онытмагыз. Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә #МамаЯТвояКопия #ЯПатриот хэштегы белән үз хикәягезне урнаштырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International