Казан студентлары «Карьера вакыты» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Акция Казан федераль университеты мәйданчыгында уза. «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Карьера вакыты» проекты РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Урал федераль университеты белән берлектә оештырылды.

Татарстан югары уку йортларының студентлары һәм күптән түгел тәмамлаучылар төбәк компанияләрендә карьера мөмкинлекләре белән танышалар. Эш бирүчеләр күргәзмәсенә, формаль булмаган лекцияләргә, уңышлы эшкә урнашу өчен мастер-классларга һәм Казан федераль университетында булачак һөнәрләр турында түгәрәк өстәлләргә 500 дән артык катнашучы кушылган, 50 эш бирүче үз эшләрен тәкъдим иткән.

«Казан-мондый масштаблы акцияне уздыру өчен менә дигән мәйданчык. Безнең шәһәр - студентлар шәһәре, һәм, минемчә, хәзер һәр укучыга үз-үзеңне эзләү, киләчәк карьераңны аңлау мөһим. Без студентлар белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм аларга олы тормышка җайлашуның авыр мизгелләрен үтәргә ярдәм итәргә телибез.Шәһәребездә «Карьера вакыты»н уздыруыбызга бәйле, без бу максатны бик яхшы башкарабыз», — дип билгеләп үтте «Карьера вакыты» акциясен оештыручы Наил Вяльшин.

 «2021 ел башыннан бирле инде 30 меңнән артык кеше проект сервисларыннан файдаланды, эш бирүчеләр, эшкә урнашуның барлык этапларында кирәкле һөнәрләр һәм механика белән танышты. Быел «Карьера вакыты» акциясе үз эченә берничә төрле чара, проектлар һәм инициативаларны алачак. Бу Россиянең 16 шәһәрендә карьера вакыйгалары, шулай ук онлайн-марафон. Ноябрьдә Россия һәм халыкара компанияләр экспертларыннан барлык теләүчеләр өчен 20 мастер-класс булла», – дип билгеләп үтте «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры урынбасары Антон Сериков.

«Карьера вакыты» акциясендә катнашучылар өчен 1433 эш бирүчедән 15 меңнән артык тәкъдим керә.

«Махсус «Карьера вакыты» проекты өчен Урал федераль университетында акцияне башлап җибәрүчеләр тәҗрибәле HR-белгечләр белән берлектә студентларга беренче эш урыны эзләүдә ярдәм итәргә тиешле тулы бер санлы сервислар җыелмасы эшләде. Уңайлы онлайн-инструментлар, шулай ук файдалы киңәшләр җыю акциядә катнашучыларга үзләренең көчле якларын күрсәтергә һәм эшкә урнашканда типик хаталарны булдырмаска ярдәм итәчәк», - дип уртаклашты Урал федераль университеты ректоры Виктор Кокшаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International